Миллион язылучысы булган татар блогерлары «Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итте
Татар блогерлары җыелды
Кичә «Татмедиа»ның әдәби кафесында миллион язылучысы булган татар блогерлары «Ялкын» журналының гыйнвар санын тәкъдим итте.
Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китерде миллион язылучысы булган Раил.
«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.
Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев