Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мин яратам сине, Россия

“Яшьлек” паркында Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Чара яшь әгерҗелеләргә паспортлар тапшыру белән башланды. Моның өчен бәйрәм сәхнәсенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы – полиция подполковнигы Айнур Вәлиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы миграция мәсьәләләре буенча бүлеге начальнигы – полиция майоры Елена Шадрина, Әгерҗе районының “Яшь гвардияче”   штабы начальнигы  Эрик Бәширов  күтәрелделәр. Алар Руслан Лютков, Валентина Коновнина, Артур Бакасов, Дарья Афанасьева, Газинур Гыйззәтуллин, Эмиль Галеев, Аделя Ханзярова, Дарья Гарифуллинага паспортлар тапшырдылар. Айнур Зиннурович чын күңелдән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Россия дәүләте символикалары “ дип аталган викторина уздырдылар. Анда 2нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Данил Айдаров җиңүче булды.

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре уздырган Россия гимнын белү буенча бәйгедә дә халык актив катнашты.

Чара “Мин яратам сине, Россия!” дигән темага концерт чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев