Этләр белән кинологлар килгән
3 сентябрь көнне Тольятти шәһәрендә гадәттән тыш хәл булган. 28нче мәктәп укытучыларын һәм укучыларын эвакуацияләгәннәр.
Иртәнге 11 сәгатьтә мәктәпкә бомба кую турында хәбәр килеп ирешә. Мәктәп бинасыннан 792 укучы һәм 69 олы кеше чыгарыла.
Мәктәпкә этләр белән кинологлар килгән. Бәхеткә, шартлаткыч матдәләр табылмаган. Мәктәп гадәти режимда эшли башлаган.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев