Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

«МММ» финанс пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди вафат

 «МММ» финанс пирамидасына нигез салучы Сергей Мавроди 63нче яшендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Московский комсомолец» хәбәр иткәнчә, Мавродины төнлә 67нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Автобус тукталышында аның хәле начарайган.

Эшкуар кичә иртән вафат булган. Үлеменең башлангыч сәбәбе – йөрәк өянәге.

Сергей Мавроди җитәкләгән «МММ» - Понци схемасы буенча эшли торган Россиядәге мәшһүр финанс пирамидасы. Ул 1992 елның октябрендә төзелә, 1997 елда исә мошенниклыкта гаепләнеп хакимиятләр тарафыннан ябыла.

2003 елда Сергей Мавродины 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Тикшерүчеләр тарафыннан 10 мең кеше финанс пирамидасыннан зыян күргән дип табыла.  

(«Татар-информ»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев