Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни өчен кояш батканда йокларга ярамый?

Беренчедән, кешенең сәламәтлеге белән проблемалар булуы ихтимал

Кояш батканда йокларга ярамый – бу турыда төрле халыкларда сынамышлар да, шулай ук рациональ аңлатма да бар. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган, дип хәбәр итә "Интертат".

Сынамыш – кояш батканда йокласаң, фәкыйрьлек килә, яки иртә үләсең. Борынгы заманнардан ук бу сынамышны җан, гомер, теге дөнья, начар һәм яхшы көчләр көрәше белән бәйләгәннәр. Йоклаганда кешенең җаны чыгып тора, башка үлчәмгә китә, дип ышанучылар да бар. Кояш батканда йоклаган кешеләрнең җаны үлгәннән соң тынычлык таба алмаган башка җаннар белән очраша, шуңа күрә кояш батканда йоклаган кеше уянмаска да мөмкин, дип уйлаган борынгы халыклар.

Әлбәттә, хәзерге заманда хорафатларга ышанучылар алай күп түгелдер. Ләкин кешеләр көндез дә йокы килүдән интегә башларга мөмкин. Мәсәлән, төштән соң яки кояш батар алдыннан. Моның аермачык сәбәпләре бар.

Беренчедән, кешенең сәламәтлеге белән проблемалар булуы ихтимал. Бу хроник арыганлык, депрессия, калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, кан тамырлары яки бавыр авырулары. Әлеге очракта табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

Кайчакта көндез йоклыйсы килүнең сәбәбе гади – кешенең көндәлек режимы бозылган. Кояш батканда йоклауның проблемасы – иртәнгә кадәр йоклап булмый. Төнлә торырга, көн башланганын көтәргә, аннары эшкә барырга кирәк. Кич белән бу хәл кабатлануы ихтимал. Нәтиҗәдә баш авырта, кеше гел йокымсырап йөри, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев