Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әнием елмаюы“ фотобәйгесенә йомгак ясалды

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан уздырылган “Әнием елмаюы“ фотолар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә барлыгы 15 фото өчен тавыш бирелде.

Җиңүче – Көчек авылыннан Лилия Нөркәева. Ул 120 тавыш җыйды. Икенче урында – Әгерҗедән Рафилә Загуменова. Өченчедә – Азеводан Людмила Кузнецова.

Бәйге җиңүчесе Лилия ханымга – балалары белән төшкән фотосыннан 2019 елга стена календаре һәм сертификат. Призерларга – фотоларыннан магнитиклар һәм бассейнга сертификатлар.

Бүләкләрне редакциягә килеп алырга мөмкин. Бүген баш мөхәррир Дания Абзалиева икенче урын алган Рафилә ханымга бүләкләрне тапшырды инде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев