“Нык гаилә“ проекты кысаларында Әгерҗедә яшәүче гаиләне хөрмәтләделәр
“Бердәм Россия“ партиясе – “Нык гаилә“ проекты кысаларында Инвалидлар ункөнлеге барышында Әгерҗе районының “Бердәм Россия“ җирле бүлекчәсе 45 ел бергә гомер кичерүче Мөнәзәһә һәм Рәсил Гайнуллиннарны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
Әгерҗедә гомер кичерүче әлеге гаиләдә алты бала үскән. Әти-әниләре аларның барысына да югары белем алырга ярдәм иткән. Гомер көзендә дә Рәсил абый бик актив тормыш алып баруы белән сокландыра. Гайнуллиннар гаиләсенә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Валерий Макаров исеменнән истәлек бүләге тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев