“Өмет“ үзәге хезмәткәрләре маскалар тегәләр
Яшәеш

“Өмет“ үзәге хезмәткәрләре маскалар тегәләр

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә көн саен 40 маска тегәләр.

Илдә катлаулы вәзгыять – коронавирус белән көрәш барган вакытта Әгерҗедәге “Өмет“ үзәге хезмәткәрләре бу атна башында ук битлекләр тегү белән шөгыльләнә башладылар. Иң беренче үзләрендә эшләүче 67 хезмәткәрнең һәрберсенә дүртәр маска теккәннәр.

  • Без үзәк белгече Любовь Белослудцева кулы астында эшлибез. Ул машинада тегә, ә без тукымалардан тиешле үлчәмдә битлекләр кисәбез, – ди үзәк директоры Ольга Еремина.

“Остаханә“дән көн саен кырыкка якын маска “чыга“. Алар бик тиз арада туганнар, күршеләр, танышларга, үзәк карамагындагы гаиләләргә таратыла.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев