Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсионерлар булдыра!

Өлкәннәр ункөнлегендә Пенсия фонды идарәсе, "Пенсионерлар союзы" бүлекчәсе, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкән буын вәкилләре арасында шахмат-шашка турниры уздырды. Иртәнге сәгатьләрдә үк район Мәдәният сараенда шахмат түгәрәге бара торган бүлмә умарта күчен хәтерләтә иде инде. Хәтта ара ераклыгы да куркытмаган өлкәннәрне. Әнә, Нәҗип ага Ахунҗанов Исәнбайдан ук килеп...

Өлкәннәр ункөнлегендә Пенсия фонды идарәсе, "Пенсионерлар союзы" бүлекчәсе, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкән буын вәкилләре арасында шахмат-шашка турниры уздырды.
Иртәнге сәгатьләрдә үк район Мәдәният сараенда шахмат түгәрәге бара торган бүлмә умарта күчен хәтерләтә иде инде. Хәтта ара ераклыгы да куркытмаган өлкәннәрне. Әнә, Нәҗип ага Ахунҗанов Исәнбайдан ук килеп җиткән. "Тренер Әюп Хәкимов турнир буласын әйткәч, йөрәк җилкенеп куйды. Гомер буе шахмат уйнадым. Әюп Шәрипович Исәнбайда түгәрәк ачкач, пенсионерлар да рәхәтләнеп йөри идек. Ул Әгерҗегә киткәч, шахмат уйнарга дәртләндерүче кеше дә калмады. Хәзер бик сирәк уйныйм. Шулай да бәйгедә үземне сынап карыйсым килде", - ди. Красный бордан килгән ирле-хатынлы Людмила-Николай Ефимовлар әлеге спорт төрен студент вакыттан ук үз итәләр икән инде. "Ижауда укыганда шахмат буенча бер командада уйнадык. Күңелле чаклар иде! Хәзер икебез дә - лаеклы ялда. Өйдә шахмат, шашка уйныйбыз. Көчләр тигез: әле ирем җиңә, әле мин. Шулай остарып, шомарып беттек инде. Бүгенге турнирга бик дәртләнеп килдек. Пенсионерлар өчен шундый матур бәйге оештыручыларга рәхмәт!", - диде Людмила ханым. "Ефимовларның тырышлыгы белән узган ел республикада шахмат буенча Әгерҗе командасы II урын алды", - дип өстәде спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов әлеге парга рәхмәт әйтеп.
Пенсионерларны бәйрәм белән котларга, аларга уңышлар теләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Вавлерий Макаров та килгән иде. "Үзем дә шахмат белән мавыгам. Бик кызыклы һәм файдалы уен. Шахмат уйнаганда бөтен проблемалар онытыла, бары җиңү турында гына уйлыйсың. Сезгә дә матур уен, җиңүләр телим", - диде ул. Һәм түгәрәк җитәкчесе Әюп Шәриповка фарфордан эшләнгән шахмат җыелмасы тапшырды.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова да пенсионерларга һәрвакыт көчле рухлы, яшь күңелле булуларын, спорттан аерылмауларын теләде. Илшат Гайнетдинов бәйгедә җиңгәннәрнең шушы көннәрдә Алабугада булачак шахмат-шашка турнирының зона этабында катнашачакларын әйтте. Шуңа күрә пенсионерларга тагын да тырышыбрак уйнарга кирәклеген искәртте.
Уеннарга старт бирелде. 10 минут эчендә шахмат һәм шашка яратучылар көндәшләрен җиңәргә тиеш иде. Әгерҗедә танылган шахматчы, иң өлкән катнашучы 79 яшьлек Тельман абый Җәләветдинов: "Монда барысы да көчлеләр. Әмма минем дә тәҗрибәм зур, сынатмаска исәп", - диде. Әнә, Асаф абый Әбсәләмов та 14 яшьтән үк шахмат белән "җенләнүе" турында сөйләп алды. "Интернетта да уйныйм, шахмат серләрен төшендергән китапларым да шактый. Ярышларга Казанга кадәр барып җиткәнем булды. Үземнең "чирне" балаларга да йоктырдым. Локомотив депосы ветераннар советын җитәкли башлагач өлкән буын арасында шахмат-шашка турниры уздырдык", - диде ул.
Ә менә пенсионер Любовь Марыльцеваның шахматка мәхәббәте әле узган ел гына башланган. "Оныгым Данилны бер ел элек шахмат түгәрәгенә алып килгәч, балаларның дәртләнеп уйнаганнарын карап тордым да, үзем дә кызыктым. Хәзер өйдә онык белән рәхәтләнеп уйныйбыз", - диде ул.
Шахмат бик файдалы, диләр өлкәннәр. Ул уйлау сәләтен үстерә, башны эшләтә, түземлеккә дә сыный. Әнә бит, уеннар кызганнан-кыза бара. Беркем дә бирешергә теләми. Ял иткән арада башны тагын да эшләтү өчен Пенсия фонды идарәсе кызлары әзерләгән чәй табыны артында сыйланып та алдылар шахматчылар. Һәм, ниһаять, кичкә таба уеннарга нәтиҗә ясар вакыт җитте. Менә алар җиңүчеләр: шахмат буенча Рөстәм Мөхетдинов, Асаф Әбсәләмов, Әюп Хәкиомов, шашкадан Людмила-Николай Ефимовлар, Раил Латыйпов, Николай Ефимов, Рөстәм Мөхетдинов. Җиңүчеләргә Пенсия фонды идарәсе, спорт һәм туризм бүлегеннән истәлек бүләкләре тапшырылды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев