Полиция начальнигы халык сорауларына җавап бирәчәк
Яшәеш

Полиция начальнигы халык сорауларына җавап бирәчәк

Туры эфир узачак

10 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә "Әгерҗе радиосы" нда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Айнур Вәлиев белән туры эфир булачак.

Халыктан сораулар 2-12-20 телефоны буенча кабул ителә. Теләгән һәркем эфир барышында сорау бирә ала.

Гадәттәгечә интервью Әгерҗе районының инстаграмдагы рәсми аккаунтында трансляцияләнәчәк: https://instagram.com/agryz_official

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев