Товарда җитешсезлекләр булса
“Кулланучыларның хокукларын саклау” законы нигезендә сатып алынган товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта гражданин сатучыга йә аны җитештерүчегә карата таләпләр куя ала.
Әгәр товарга гарантия, хезмәт итү йә яраклылык срогы куелган икән, гомуми кагыйдә нигезендә сез сатучыга (товарны җитештерүчегә, вәкиллекле оешмага, шәхси эшмәкәргә, импортерга) товарның җитешсезлеге буенча таләпне гарантия срогы яки яраклылык срогы барышында куя аласыз.
Гарантия срогы йә яраклылык срогы билгеләнмәгән сыйфатсыз товарларга карата таләпне товар сезнең кулга тапшырылган көннән алып ике ел эчендә куярга мөмкин. Бер нечкәлек: сату-алу килешүе йә закон нигезендә моннан озаграк срок билгеләнгән булуы да бар.
Әгәр товарның хезмәт итү срогы билгеләнмәгән икән, аның кимчелекләрен бушлай бетерү турындагы таләпне товарны сезгә тапшырганнан соң ун көн эчендә җитештерүчегә (моның буенча вәкиллекле оешма йә шәхси эшмәкәр, импортер) куярга була. Шул ук вакытта җитешсезлекләрнең йә моңа китергән сәбәпләрнең сез товарны алганчыга кадәр үк булганлыгын расларга кирәк.
Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ,
Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев