Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен билгеләде

Сайлау 1 июльдә узачак

Россия Президенты Владимир Путин, 1 июль – Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне башлап җибәрү өчен юридик яктан иң кулай көн, дигән фикердә.

«Кешеләргә тәкъдим ителә торган барлык төзәтмәләргә тагын бер кайтып, тәкъдимнәргә карата үзләренең мөнәсәбәтен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк бу», – дигән ул Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзалары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә.

Владимир Путин россиялеләрне тавыш бирүдә актив катнашырга өндәгән. «Чөнки Төп Закон – илебезнең, үзебезнең, балаларыбызның тормышына нигез итеп алынган Конституция турында сүз бара, – дигән дәүләт башлыгы. – Россиядә яшәүчеләрнең Төп Закон параметрларын билгеләүдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашачагына исәп тотам».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев