Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районда укучылар саны иң күп булган 3нче мәктәптә Белем бәйрәме узды

2023-2024 уку елында әлеге мәктәптә 807 малай-кыз белем алачак

Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче шәһәр мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннарын яңгыратудан һәм әләмнәр күтәрүдән башланды. Белем бәйрәме җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, укучыларга мөрәҗәгать итеп, “кеше тормышта нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, мәктәп – аңа иң беренче ныклы белем бирүче уку йорты. Шуңа күрә тырышып укыгыз, яңалыкка омтылыгыз“, – диде. 

Район Советы депутаты Али Ибраһимов, яңа уку елы башлануы белән котлап, телевизор бүләк итте. Мәктәп директоры Вероника Шершнева һәр укучы өчен мәктәп икенче туган йорты булсын иде дигән теләген җиткерде. 

Быел 3нче мәктәп бусагасын өч 1 сыйныфка 70 малай-кыз атлап керде. Мөгаллимәләр Фәридә Муллахмәтова, Татьяна Хуҗина, Юлия Бакеева аларга белем нигезләрен төшендерәчәкләр. Нәни укучыларга изге теләкләрен 11 сыйныф укучылары да җиткерделәр. Унберенчеләр белән беренчеләрнең флешмоб башкарулары бәйрәмгә үзгә матур төсмер өстәде. 

Башларына ак бантлар таккан, ап-ак алъяпкычлар элгән кызларны, ыспай итеп киенгән малайларны дәрескә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлый. Аны чыңлату хокукы 11 сыйныф укучысы Илья Ваһапов һәм 1 сыйныф укучысы Иделия Габдулхаковага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев