Районыбызның китап укучылары XXV «ӘдәбиМарафон» проекты финалистларын бүләкләү тантанасында катнаша
Яшәеш

Районыбызның китап укучылары XXV «ӘдәбиМарафон» проекты финалистларын бүләкләү тантанасында катнаша

Тантанага килгән марафончылар өчен китап күргәзмәсе оештырылган

Районыбызның китап укучылары XXV #ӘдәбиМарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында катнаша. Ул Казанда Кәрим Тинчурин театрында уза.

Тантанага килгән марафончылар өчен китап күргәзмәсе оештырылган. Бүләкләү тантанасыннан соң, теләгән марафончылар өчен театр буенча эксурсия оештырыла, ә кич 18:30 сәгатьтә "Хыялый" спектаклен карарга мөмкин булачак.

Ә иң мөһиме - тантанага республикабыз язучылары, шагыйрьләре, драматурглары чакырулы. Әдәби марафончылар хәзерге вакытта иҗат итүче яраткан авторлары, кумирлары белән бергә фотога төшә, алардан автографлар ала алачак.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев