Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы тәкъдиме белән иң лаеклыларга “Мактаулы исем“ биреләчәк

Әгерҗе муниципаль районының  XXXVI утырышында депутатлар райондашларыбызга әнә шундый мактаулы исем бирү турындагы Положениене расладылар.

Моңа кадәр 20 шәһәрдәшебез әлеге мактаулы исемне йөртә иде инде. Мондый исемгә лаеклы әгерҗеленең исеме, гадәттә, Шәһәр көнендә игълан ителде.

  • Район башлыгы Валерий Макаров әлеге мактаулы исемне район халкына да бирү тәкъдиме  белән чыкты. Бу матур фикер сезнең арада да хуплау табар дип ышанабыз, – дигән сүзләр белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова депутатларны “Районның мактаулы гражданины” исемен бирү турындагы яңа Положение белән таныштырды.

Аннан күренгәнчә, бу исемгә төрле елларда авылларның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән, зур уңышларга ирешкән, иҗтимагый тормышта актив катнашкан, танылу алган, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, җыеп әйткәндә, олы хөрмәт казанган райондашларыбыз лаек була ала. Безнең районның авыл хуҗалыгы районы икәнлеген исәпкә алганда, бу исемлеккә нәкъ менә әлеге тармакта озак еллар намуслы хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре дә кертелергә хокуклы.

  • Әлеге исемлеккә кандидатлар тәкъдим итү инициативасы белән  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар чыгыш ясый ала, – дип таныштырды Резидә Әмировна.

Тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген махсус комиссия раслый. Комиссия составына Әгерҗе районы җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керә.

  • Мактаулы исем алуга лаеклы райондашларыбыз бик күп. Безнең бурыч – шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу, – дип ассызыклады Валерий Владимирович.

Әлеге мактаулы исемгә лаек булган райондашларыбызга медаль, таныклык тапшырыла. Бу бүләкләр “Хезмәт ветераны” исемен алу, төрле социаль ташламалардан файдалану өчен нигез булып тормый.

Мактаулы исемгә лаек булган райондашларыбызның исем-фамилияләре район музеенда сакланучы “Татарстан республикасы Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданиннары” китабына кертелә.

   Дания АБЗАЛИЕВА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев