Районда 9 Майга әзерлек эшләре башланды
Яшәеш

Районда 9 Майга әзерлек эшләре башланды

Чараларны әзерләү һәм уздыру программасы тәкъдим ителде

Әгерҗе районында 9 Майны бәйрәм итүгә әзерлек башланды. "Әгерҗе хәбәрләре" сезнең белән Җиңү мәйданында укучы балаларның беренче репетицияләр үткәрү кадрлары белән уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Азат Вәлиев катнашында узган киңәшмәдә район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру программасын тәкъдим итте.

Аерым алганда, "Үлемсез полк" йөрешен, техника парадын, велоузыш, "Маршрут-77" автоузышын үткәрү каралган.

Билгеләп үтәбез, бәйрәм итүнең нечкәлекләре һәм программасы соңрак билгеле булачак.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев