Районда чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышта йөз утыз спорт сөюче катнашты
Яшәеш

Районда чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышта йөз утыз спорт сөюче катнашты

Хөкемдары да яңа, таләпләр дә

Башка елларны чаңгы спорты буенча узышларга декабрь башларында ук старт бирелсә, быел ул бераз кичектерелде. Сәбәбе – кар азлыгы. Соңгы көннәрдә безнең төбәктә чын ак карлы кыш хакимлек итү әлеге ярышларны уздырырга мөмкинлек бирде. Ә менә республиканың күп кенә районнарында чаңгы юлы салынырлык та кар төшмәү аркасында масштаблы узышлар үткәрелмәде әле.

УТ КҮРШЕЛӘР ДӘ КАТНАШТЫ

Әгерҗе спорт мәктәбендә Удмуртиядән килгән чаңгы спорты буенча танылган тренер Сергей Чечегов эшли башлавы турында газетабызда хәбәр иткән идек. Сезонның беренче ярышында да баш хөкемдар вазифасын ул башкарды. Бу юлы таләпләр дә үзгә: һәр катнашучының шәхси карточкасы әзерләнгән. Анда туган елдан алып ярыш күрсәткечләренә кадәр булган һәр мәгълүмат теркәлде. Старт та республика ярышларындагы кебек бирелде. Элекке кебек билгеле бер яшьтәгеләр берьюлы түгел, ә берберсеннән 15 секунд ара калдырып берәмләп кузгалдылар. – Бу трассада ыгы-зыгыны киметә, – диделәр тренерлар.

– Дөрес, ярышта бераз аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Мәсәлән, язылып та, вакытында стартка басмаганнар төшеп калдылар. Канәгатьсезлек белдерүнең файдасы юк, катнашам дип килгәнсең икән, сабыр гына чиратыңны көтәргә кирәк, – диде Сергей Васильевич. Бу көнне чаңгы юлына 7 яшьтән алып 70не узганнарга кадәр чыкты. Барлык шәһәр, Бима, Күләгәш, Пеләмеш мәктәпләреннән укучылар бар иде. Кече Пурганың спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә Әгерҗе трассасына чыктылар. Дөресен әйтергә кирәк, ут күршеләребезнең күбесенең безнең чаңгычыларга караганда күрсәткечләре яхшырак 
та булды. Мәсәлән, Егор Чернов, бер чакрым араны 3.15 минутта узып, призлы урынга эләкте. Чаңгы спорты белән өч (!) яшендә үк шөгыльләнә башлаган ул. Күрсәткечләре елданел яхшыра бара, ди әтисе. 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев