Районда икетеллелеккә кагылышлы эш дәвам итә
Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закон нигезендә хәзер барлык норматив актлар, урам һәм йорт адресы күрсәткечләре, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталар, бина фасадлары һәм реклама объектларындагы язулар, юл күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш.
Безнең районда әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылган? Якын киләчәктә ниләр эшләнәчәк?
- Татарстан республикасының хокукый мәгълүматлар сайтында барлык норматив-хокукый актлар да ике телдә дөнья күрә, – ди район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Аидә Галиева. – Әгерҗе районы сайтында барлык яңалыклар ике телдә урнаштырыла. Халыктан мөрәҗәгатьләр ике телдә дә кабул ителә һәм җавап та ике телдә языла.
- Әгерҗедә шәхси йортларда адрес күрсәткечләрен ике телдә дә урнаштыру эше дәвам итә һәм бу хакта халык арасында аңлату эшләре алып барыла, – ди “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты идарәсенең оештыру бүлеге начальнигы Лилия Шәрипова. Ә менә күпкатлы йортлардагы күрсәткечләрне алыштырып бетергәннәр инде.
- Безнең карамактагы Әгерҗе, Красный бор, Тирсәдәге 174 күпкатлы йортта күрсәткечләр ике телдә дә язылган, – ди “СМП-184” идарәче компания”се директор урынбасары Роман Альчиков.
Авыллардагы урамнарда йорт адреслары күрстәкечләрен алыштыру да – хуҗалар җаваплылыгында. Ә менә урамнарга керү һәм чыгу уңаендагы күрсәткечләрнең ике телдә дә булуы өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы.
- Якын киләчәктә барлык күрсәткечләр дә тиешле тәртипкә китерелер дип ышанабыз. Бу хакта авыл җирлекләре башлыкларын шушы көннәрдә янә хатлар юлладык, – ди район башкарма комитетының төзелеш бүлеге баш белгече Миләүшә Шәйхәйдарова.
Районда яңа объектларны кулланышка тапшырганчы, алардагы элмә такталарның паспортларын безнең белән килештерүләрен сорыйбыз, диләр бүлек белгечләре. Объектлар дигәннән, аларның күпчелегендә элмә такталар ике телдә дә язылган инде. Шушы көннәрдә генә “Олимп” спорт комплексының өске өлешендә ике телдә язылган мәгълүмати элмә такта пәйда булды. Ә керү уңаендагы, эчке өлештетәге элмә такталар моңа кадәр үк закон кысаларында язылган иде.
- Даруханә, кибет кебек учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән дә бу хакта сөйләшүләр дәвам итә. Һәр җыелышта без бу юнәлештә башкарылган эшләр белән кызыксынабыз, бурычлар билгелибез, – ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җиткәчесе Лилия Молчанова.
- Гомумән, районда ике теллелекнең үтәлеше буенча эшнең тукталганы юк. Боз сараеның өске өлешендә урын алган элмә тактаны алыштырасы, кайбер торак пунктларның, елгаларның атамаларын ике телдә урнаштырасы бар әле. Күп очракта әлеге эшләр финанс аркасында тоткарлана, – дип йомгаклый Аидә Галиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев