Районда коронавирус белән авыручылар саны кими
Яшәеш

Районда коронавирус белән авыручылар саны кими

Иң мөһиме – иммунитетны саклап калу

Соңгы вакытларда редациягә ревакцинация узу,  коронавирус белән авырганнарга прививка куйдыру һәм шушы темага кагылышлы башка сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. 

Без, үз чиратыбызда, әлеге сорауларны район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИНга юлладык.

–    Данис Робертович, иң элек саннарга тукталыйк әле: райондашларыбызның ничәсе тулы вакцинация узды? 

–    Бу сорауга җавап биргәнче, шуны ачыклыйк: коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен, райондашларыбызның 80 проценты вакцинация узган булырга тиеш.

Ә күмәк иммунитет барлыкка килми торып әлеге авыруны җиңеп булмаячак. Бездә бу сан – 21501. 20 декабрьгә 16723 кеше тулы вакцинация узды. Бу – 77,8 процент. Моны ике компонентлы прививканың икесен дә куйдыручылар дип аңларга кирәк. Димәк, коллектив иммунитет барлыкка килүгә ерак әле. 

Әлеге авыруга аеруча бирешүчән 60 яшьтән узганнарга килгәндә, безнең районда андыйлар саны – 8602. Әлегә шуларның 4561е прививка ясаткан. Бу яртысыннан бераз гына күбрәк. Өлкәннәрне әлеге мөһим кампаниягә җәлеп итү өчен участок табиблары алар белән аерым сөйләшүләр алып баралар. Теләге булганнарга прививканы өйгә барып кую мөмкинлеге дә бар. Шалтыратулар булган очракта бригадалар йортларның ишегалларына да чыга. Җыеп кына әйткәндә, без һәр очракны аерым карарга да әзер. 

–    Ревакцинацияне күпме вакыттан соң узарга киңәш ителә? 

–    Кызганычка каршы, вакыт узу белән организмның йогышлы авырулардан саклану сәләте кими. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше чирне коронавируска каршы прививка куйдырып алты айдан күбрәк вакыт узгач йоктыра икән, аның катлаулы узуына, өзлегүләр булуына куркыныч зуррак. Шуңа күрә иммунитетны үзвакытында прививка ярдәмендә ныгыту мөһим. Коронавирустан беренче прививканың ике компонентын да ясатып алты ай вакыт узганнан соң аны кабат ясатырга киңәш итәбез. Прививка куйдыру вакытын кеше үзе исәпләп чыгара һәм поликлиникага мөрәҗәгать итә. Ревакцинация узу тәртибе дә беренчесен узгандагы кебек үк. Ягъни пациентны башта фельдшер карый һәм каршылыклар булмаган очракта прививка ясату кабинетына юллый. Ревакцинация өчен “Спутник Лайт” тәкъдим ителә. Аны куйдырганнан соң QR-кодның бер елга яңа срогы билгеләнә.   

–    Прививка куйдырып та авырган очракта QR-кодның гамәлдә булу вакыты озынайтыла дигән мәгълүмат дөресме?

–    Прививка куйдырган кеше, авырып, аңа коронавирус диагнозы куелган очракта аның QR-коды авырган кешенеке итеп алыштырыла һәм сроклары да үзгәрә.  

–    Интернетта “Коронавирус белән авыручыларга прививканы бер елдан соң гына куйдырырга киңәш ителә” дигән мәгълүмат таралган иде. Моңа кадәр әлеге срок ярты ел тәшкил итте. Төгәл вакытын әйтегез әле: авырганнарга прививканы кайчан куйдырырга?

–    Чыннан да, коронавирус белән авырганнарга тәгаенләнгән QR-кодның гамәлдә булу вакыты ярты елдан бер елга кадәр озайтылды. Әмма QR-код – бер нәрсә, ә иммунитет – башка. Бу очракта иммунитет, ягъни организмның авыруга каршы торучанлыгын саклап калу мөһимрәк. Шуңа күрә коронавирус белән авырып терелгәннән соң ярты ел вакыт узгач прививка ясатырга киңәш итәбез. Аны куйдырганнан соң яңа QR-код билгеләнә. 

–    Илдә дә, республикада да коронавирус белән авыручылар саны кимү күзәтелә. Безнең районда хәл ничек?

–    Безнең районда да коронавирус белән авыручылар саны кими. 1-16 декабрьдә әлеге диагноз 23 кешегә куелды. Чагыштыру өчен: ноябрьдә 89 кешегә куелган иде. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп булып тормый. Алда – Яңа ел каникуллары. Алар вакытында саклык чаралары турында онытмагыз, халык күп булган урыннарга йөрмәгез. Бәйрәмнәр килә дә китә. Ә менә сәламәтлек белән алга таба да яшисе бар.  

15 декабрьдән район поликлиникасында диспансерлаштыру һәм профтикшеренү узу яңартылды. Моның өчен, иң беренче чиратта, 29нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге яңалык 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кагылмый. Алар әлегә тирәнәйтелгән диспансерлаштыру узу өчен генә мөрәҗәгать итә алалар. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев