Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Райондашларыбыз дәрәҗәле бүләкләргә лаек

Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышында алдынгы хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Мәдәниятне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен ТР Язучылар берлеге әгъзасе Әлфирә Абзал кызы НИЗАМОВАга “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.

Нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Миннефаяз улы ЙОСЫПОВ ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

Озак елларга сузылган намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен “Биектау” бүлекчәсе механизаторы Раил Муллаян улы ГАДРШИНга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте тапшырылды. Нәтиҗәле хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы Илдар Рамис улы ИДИЯТОВ ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.

Намуслы хезмәтләре, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Ринатовна ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Николаевна ЕРЕМИНА, Әгерҗе район электр элемтәсе узелының 2нче санлы линия-кабель участогы начальнигы Андрей Владимирович ШИРЯЕВ ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек. Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Кадыбаш авыл китапханәсе мөдире Фәридә Нәгыйм кызы КАЮМОВА шундый ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләрне  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров тапшырдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев