Районыбыздагы ике авыл җирлегенә автомобильләр тапшырылды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Шевроле Нива“ автомобиле ачкычы кабул итеп алган 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе арасында Яңа Бәзәкә һәм Көчек авыл җирлекләре башлыклары Миңнехәлил НОГОМАНОВ һәм Рөстәм НУРМӨХӘММӘТОВ та бар.
- Җиңүчеләр менә дигән автомобильләр ала. Алар сезгә йөкләнгән бурычларны тагын да мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә хезмәт итәчәк. Мин сезнең барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәм. Без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә авыл җирлекләренә таяндык һәм таяначакбыз, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантаналы чарада район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Ул авыл башлыкларын җиңүләре белән котлап, яңа елда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешеп эшләүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев