Референдум көнендә Әгерҗедә уналты сайлау участогы эшли
Яшәеш

Референдум көнендә Әгерҗедә уналты сайлау участогы эшли

Бүген – кышның беренче көнендә Әгерҗедә үзара салымга кагылышлы референдум уза.

Әгерҗелеләрне иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр 16 сайлау участогында көтәләр.

Әгерҗедәге 468, 469нчы сайлау участокларына иртәнге сәгатьләрдә үк халык акрынлап килә башлады. Октябрьская урамы 3нче йортта яшәүче Айнур–Сөмбел Муллахмәтовлар 469нчы участокта иң беренче булып тавыш бирделәр.

  • Референдумда катнашмый калган елыбыз юк. Һәрвакыт иң беренчеләрдән булып киләбез. Шәһәребез чәчәк атсын өчен үз өлешебезне кертә алуыбызга сөенәбез. Референдум уздырыла башлагач, шәһәр-авылларда күпме матур үзгәрешләр булды. Юллар төзекләндерелә, картайган агачлар киселә, мәңгелек йортлар – зиратлар тәртипкә китерелә һәм башка эшләр башкарыла. Гомер итү өчен Әгерҗене сайлаганбыз икән, без аның, әлбәттә, матур һәм төзек булуын телибез. Үсеп килүче балаларыбыз да туган шәһәрләре белән горурланып үссеннәр өчен тырышабыз, – ди Сөмбел.

Алар туган авыллары Тирсәнең дә соңгы елларда үзара салым программасы нигезендә төзекләнүенә сөенүләрен әйттеләр.

Гомумән, туган Әгерҗебезнең төзеклеге, матурлыгы өчен җан аткан һәркем бүген референдумга килергә ашыга. Әнә, Резидә ханым Баһаутдинова да иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына бара иде.

  • Биредә тудым, үстем, эшләдем. Гомерем Әгерҗедә узганга һич кенә дә үкенмим. Үзара салым программасы эшли башлагач күпме матур үзгәрешләр булды. Бигрәк тә зиратларның тәртипкә китерелүенә шатланам, – диде ул.

Ххх

Исегезгә төшерәбез: үзара салым акчасы авыл җирлекләрен, Әгерҗебезне төзекләндерү, халыкның көнкүреш шартларын яхшырту өчен тотыла. Халыктан җыелган һәр сум дәүләт тарафыннан арттырып кайтартыла. Бүгенге референдумда катнашып, һәркем үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдерә. Тавыш бирү участоклары кичке сәгать 8гә кадәр эшли.   

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев