Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 626 278 бюджет урынына дәгъва кыла алачак

Россиядә 20 июньнән 9 августка кадәр югары уку йортларына кабул итү кампаниясе узачак. Абитуриентлар документларны «Вузга онлайн укырга керү» сервисы ярдәмендә «Дәүләт хезмәтләре» порталы, почта аша җибәрә һәм үзләре килеп тапшыра ала. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 626 278 бюджет урынына дәгъва кыла алачак. Аларның 6 процентка якыны, яки 36 194 урын яңа төбәкләргә (Луганск һәм Донецк Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре) туры килә, дип хәбәр итте фән һәм югары белем министры Валерий Фальков. Аларны исәпләмәгәндә 590 084 бюджет урыны кала.

2022 елда Россия югары уку йортларында 588 000 бюджет урыны булган, дип искәртте «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Университетларны үстерү» лабораториясе мөдире Нияз Габдрахманов. 2023 елда бушлай укырга теләүчеләр саны узган ел (632 000 чыгарылыш сыйныф укучысы булган) белән чагыштырганда артырга мөмкин, дип саный ул.

Быел мәктәпләрне күпме укучы тәмамлавы турында мәгълүмат әле дөнья күрмәгән. Әмма, Габдрахманов билгеләп үткәнчә, 2022 елда яңа территорияләрне исәпкә алмаганда X сыйныфта 679 000 кеше белем алган. «Ведомости» газетасы Фән һәм югары белем министрлыгына югары уку йортларына керүчеләрнең потенциаль санына төгәллек кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия югары уку йортларында һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының ким дигәндә 10 проценты махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен квота буларак калдырылачак. 20 июньдә Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта шул хактагы закон проектын кабул итте.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев