Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россиялеләрнең 80 проценты Президент сайлауларында катнашачак

Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматларыннан билгеле булды

Россиялеләрнең 80 проценты РФ Президентын сайлауда тавыш бирәчәкләрен белдерде. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматларыннан билгеле булды. Әлеге сораштыру 2-3 мартта үткәрелде. Анда балигъ булган яшьтәге 1,6 мең граждан катнашты.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 70 проценты (15 февральдән 3 процентка артты) ил Президентын сайлауда төгәл катнашачагын белдерде, ә 10 проценты ( 15 февральдән 4 процентка кимрәк) катнашырга җыенуын әйтте.

Шулай ук катнашучылардан, «әгәр дә РФ Президентын сайлау якындагы якшәмбедә узган булса, сез кем өчен тавыш бирер идегез», дип сорадылар. Нәтиҗә түбәндәгечә: сораштыруда катнашучыларның 75 проценты Владимир Путин, 6 проценты Владислав Даванков («Яңа кешеләр»), 4 проценты Николай Харитонов (КПРФ), ә 3 проценты Леонид Слуцкий (ЛДПР) өчен тавыш бирергә әзер.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев