Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе алышына

Айнур Вәлиев башка районга китә

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы бүлеге шәхси составына яңа җитәкче – полиция подполковнигы Айнур Вәлиевне тәкъдим итте. Элек ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган иде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы бүлек коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Айнур Зиннур улына яңа вазифасында уңышлар теләде, дип яза Татар-информ.

Айнур Вәлиев Арчада туган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Органнарда хезмәт итүне җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные вазифасында башлый, шуннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшли.

Өйләнгән, өч кыз тәрбияли. Вәлиев Россия Эчке эшләр министрлыгының барлык дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен», шулай ук «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре,  «ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев