Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия көне белән

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия көне белән ихластан котлыйбыз!

Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Без бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Соңгы елларда Россия, Татарстан белән бергә районыбыз да матур үзгәрешләр кичерде. Татарстанның тотрыклы рәвештә алга баруы һәм илнең куәтен ныгытуга көннән-көн зуррак өлеш кертүе аның авыллары һәм районнарының да уңышлы эшләвенә бәйле.

Район халкының тормыш-көнкүреше яхшыра, белем алу өчен уңайлыклар арта. Мәдәният, медицина, спортны үстерүгә дә зур көч куела. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, районыбыз, республикабыз, бөек Россиянең алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанабыз.

Сезгә сәламәтлек, татулык, бәрәкәтле имин көннәр телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев