Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр
Яшәеш

Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән

 Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән. Бу хакта инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән RT хәбәр итә.

Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.

«Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек саклау системалары коронавирус пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли», — диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев