Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин
Яшәеш

Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин

Яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлана

Яз көне Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. мөмкин, тик аны Covid-19ның өченче дулкыны дип атау дөрес булмас иде. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РБК.

«Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм. Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», — дип белдерде белгеч.

Тимаков сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет җитәрлек түгел, Covid-19дан вакцина аз ясаталар. Өстәвенә, пандемия башында чирләгән кешеләр дә кабат авырый башлау ихтималы бар.

Вирусолог Алексей Аграновский, МДУ профессоры, үз чиратында, җәй көне Covid-19 яңа очраклар саны кимиячәк, әмма көзен ул янә үсәчәк, дип билгеләп үтте. «Коронавирус гадәти респиратор вируслы авыру кебек», — дип аңлатты ул.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев