Россиядә минималь хезмәт хакы күләме үзгәрә
Яшәеш

Россиядә минималь хезмәт хакы күләме үзгәрә

1 гыйнвардан үзгәрешләр көтелә

Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакы күләменең 2023 елга 14 176 сумга кадәр артуын фаразлый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт Думасында пленар утырышта хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов сүзләренчә, бу сумма үсеш темпы белән фаразлана (узган елда 105,8, әмма сакланган өлеше 42 процент).

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләмен арттыру темасы буенча фикер алышалар.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев