Татарстан Президентына бүген 64 яшь тула
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Президентның бүген <…> гадәти эш көне, көн тәртибендә - берничә чара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Ул республика җитәкчесенең эш көне гадәттәгечә иртәнге алтыда башланачак, диде.
«Аннары „Ак Барс“ хоккей клубы белән сезон башланыр алдыннан традицион очрашу (сүз Гагарин Кубогы турында — Т-и.иск.), аннары Яшел Үзән районында глэмпинг проекты буенча презентация», — дип өстәде Галимова.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев