Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сабан туе котлы булсын, райондашлар

Әгерҗе районы башлыгы Валерий МАКАРОВның Сабан туе бәйрәме белән котлавы Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Сезне иң яраткан бәйрәмебез - Сабан туе белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә халкыбызның күңел байлыгы, милли гореф-гадәтләребез, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләребез, милләтләр дуслыгы, үзара аңлашуның ныгуы ачык күренә. Бәйрәм алдыннан көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә...

Әгерҗе районы башлыгы Валерий МАКАРОВның Сабан туе бәйрәме белән котлавы

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Сезне иң яраткан бәйрәмебез - Сабан туе белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмдә халкыбызның күңел байлыгы, милли гореф-гадәтләребез, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләребез, милләтләр дуслыгы, үзара аңлашуның ныгуы ачык күренә.

Бәйрәм алдыннан көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәтемне җиткерәм. Ару-талуны белмичә хезмәт иткән һәм берөзлексез җирне кайгыртып яшәгән тырыш хезмәтчәннәргә зур рәхмәт! Милли бәйрәмебез сезне тагын да яңа үрләргә әйдәсен.

Безнең районда Сабан туе һәрвакыт ипи-тозлы, җыр-биюле, бик күңелле уза. Анда олысы-кечесенә урын түрдән бирелә. Сабантуйда катнашучыларга һәм бәйрәм кунакларына күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр, рәхәтләнеп ял итү мизгелләре телим.

Һәрбер йортка күтәренке кәеф, күркәм хәбәрләр, күңелле вакыйгалар алып килүче милли бәйрәмебез хезмәттә яңа уңышларга этәргеч булсын, яшәүгә дәрт уятсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар, хәерле гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев