Салкыннар килү сәбәпле, йортларга җылылык бирә башлаячаклар
Яшәеш

Салкыннар килү сәбәпле, йортларга җылылык бирә башлаячаклар

Җылылык сезоны башлана

Казанда җылылык сезоны киләсе атнадан ук башланырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Администрациядә аппарат киңәшмәсе вакытында Казан мэре Илсур Метшин синоптикларның фаразларына таянып, тиздән һава торышының суытачыгы турында әйтте.

- Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет тарафыннан җылылык бирү срокларын карауларын сорыйм. Киләсе дүшәмбе, 21 сентябрьдә, без җылылык җибәрү башланды дип игълан итәрбез инде, - диде Метшин.

ТКХ комитетына һәм Казан районнары администрацияләре җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирелде.

Чыганак

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев