Сайлау участоклары үз эшен дәвам итә
Яшәеш

Сайлау участоклары үз эшен дәвам итә

Пенсия яшендәге сайлаучылар тавыш бирүгә җаваплы карый

Бүген Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Президентнын һәм җирле органнарга депутатлар сайлау дәвам итә.

Әгерҗедә иртәнге 8дән сайлаучылар өчен 2нче урта мәктәп базасында урнашкан 464 һәм 465нче участок сайлау комиссиясе үз ишекләрен ачты.

Участок сайлау комиссияләре рәисләре Фәридә Әшрафҗанова һәм Оксана Дорось сүзләре буенча, сайлаулар халыкның активлыгы белән уза. Барлык сайлаучылар да участокларга яхшы кәеф белән киләләр. Бигрәк тә пенсия яшендәге сайлаучылар тавыш бирүгә җаваплы карый, диләр алар.

Сайлаулар санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары бүген 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев