Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сөенеч-шатлыкларың белән кил, Яңа ел

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары! Киләсе елга зур өметләр белән 2018 елны озатабыз. Бу көннәрдә үтеп баручы елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар белән уртаклашабыз, якты хыяллар белән янабыз.

Ел дәвамында без социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклауны, спортны, капиталь төзелешне үстерү бурычларын хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бардык. Бу – районыбызда яшәп, фидакарь хезмәт куйган һәркемнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 

Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калып барганда мин сезгә теләкләремнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен. Бары шул вакытта гына һәркем бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак. Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәгезгә! Бәйрәм белән, дуслар! Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев