Шаршады биючеләренең хыялы – “Танцы. Битва сезонов“ проектына эләгү
Шәһәр балаларына актив тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр күбрәк булуы беркемгә дә сер түгел. Алар иҗат һәм сәнгать түгәрәкләренә йөриләр, спортның берничә төре белән шөгыльләнәләр. Авыл балаларына исә бу яклап шартлар чикләнгән. Ә менә Шаршадыда Раимовлар, Ханнановлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның күңелләренә хуш килгән шөгыль табуларына афәрин диясе генә килә. Алабугада...
Шәһәр балаларына актив тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр күбрәк булуы беркемгә дә сер түгел. Алар иҗат һәм сәнгать түгәрәкләренә йөриләр, спортның берничә төре белән шөгыльләнәләр. Авыл балаларына исә бу яклап шартлар чикләнгән.

Ә менә Шаршадыда Раимовлар, Ханнановлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның күңелләренә хуш килгән шөгыль табуларына афәрин диясе генә килә. Алабугада мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы Влад Карабанов, "Qwest creew" төркеме оештырып, энеләрен һәм дусларын биергә өйрәтә. Ике ел рәттән инде бу яшүсмерләр Әгерҗедәге Яшьләр көнен кыздырдылар. Узган ел "Биючеләр батлы"нда Кубок белән бүләкләнгән булсалар, быелгысында беренчелекне алар тагын бер төркем белән бүлештеләр.
- Бу киләчәктә безгә тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәклеген кисәтә, - ди Влад.
Төркем лидерыннан ничек биюгә килүе турында да кызыксындым.
- Без бер гаиләдә ун бала тәрбияләнәбез. Энеләремне нәрсә белән булса да мавыктыру максатыннан башланган шөгыль бу. Миңа ул чакта 11 яшь иде. Әнә шулай, үзем дә сизмәстән биюгә кереп киттем. Хәзер хореограф белгечлеге буенча Алабугада белем алам, - ди Влад.
"Ни өчен төркемгә "Qwest creew" дигән исемне сайладыгыз?" дигән соравыма ул: "Исеме җисеменә туры килә. Ул "команда, эзләүчеләр" дигәнне аңлата. Без дә - бердәм команда һәм һәрвакыт эзләнү юлында, - диде ул.
- Влад - менә дигән хореограф, - диләр малайлар. Ул бию хәрәкәтләрен үзе дә уйлап чыгара. Аптырап калса, телевизор, интернеттан да өйрәнә.
Биючеләрнең репетицияләре мәктәптә, ә җәен яшел чирәм өстендә үтә икән. Алар төркемдә җиде кеше: Коля, Адель, Максим, Марат, Тимур, Динар. Студент Влад һәрчак алар белән булалмаса да, авылга кайткан арада малайларга төп бию хәрәкәтләрен күрсәтеп калырга тырыша. Ә аннан биючеләр үзләре генә шөгыльләнәләр.
Бу төркемне инде күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә беләләр. Әниләре Мөнзилә һәм Фәнилә ханымнар балаларны чыгышлар ясарга төрле авылларга йөртәләр икән.
- Балаларыбызның уңышларына сөенәбез. Аларның сәләтләрен үстерү өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Иң мөһиме, бер-берсе белән дус, тату һәм бердәм булсыннар, - диләр Мөнзилә һәм Фәнилә апалар.
Шаршады егетләре үзләренең иң зур хыяллары белән дә уртаклаштылар. Аларның "Танцы. Битва сезонов" проектына - Егор Дружининга эләгәселәре килә. Ә без тиздән бу төркемне НТВ каналы үткәрә торган "Ты супер! Танцы" халыкара конкурсында күрәчәгебезгә дә ышанабыз.
Любовь МИХАЙЛОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев