Әгерҗедән Оксана Мөфтәхетдинова, Кырындыдан Ләйсән Рамазанова, Татар Шаршадысыннан Мөнзилә Раимова һәм аларның балалары опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдинова җитәкчелегендә Чаллыга - тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы фестиваленә бардылар. Биредә малайлар-кызлар дәрәҗәле жюри алдында сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Мөнзилә Раимованың улы Владислав Карабанов, "Ты супер! Танцы!" кастингында җиңеп, НТВ...
Әгерҗедән Оксана Мөфтәхетдинова, Кырындыдан Ләйсән Рамазанова, Татар Шаршадысыннан Мөнзилә Раимова һәм аларның балалары опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдинова җитәкчелегендә Чаллыга - тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы фестиваленә бардылар.

Биредә малайлар-кызлар дәрәҗәле жюри алдында сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Мөнзилә Раимованың улы Владислав Карабанов, "Ты супер! Танцы!" кастингында җиңеп, НТВ каналы уздыра торган бәйгедә катнашу хокукы алды. Ул 1 августта әлеге бәйгегә китәчәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев