Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Софья Сунцова: “22 яшьтә өйле булу – зур бәхет“

Бүген ул Казан кунаклары һәм район җитәкчесе кулыннан яңа йортының ачкычын кабул итеп алды

Әгерҗедә Садыйк Кулышев урамында бик тиздән өй туйлары гөрләячәк. Биредә республика программасы кысаларында ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ун йорт сафка басты 

Бүген Софья Сунцова Казан кунаклары һәм район җитәкчесе кулыннан яңа йортының ачкычын кабул итеп алды. 

Софья Кырындыда Миңнегөл Гәрәева гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Ижауда эшли.   

–    Минем бүген иң сөенечле көннәремнең берсе. Яшь булсам да шәхси йортта яшәү иң зур хыялым иде. Мин бакчада эшләргә яратам. Яңа урамдагы беренче йорт минеке һәм ул, киләчәктә гөл-чәчәкләргә күмелеп, көлеп торачак, – диде Софья. 

Әлеге йортларның һәрберсе 33 квадрат метр тәшкил итә. Участогы – ун сутый. Өй эчендә барлык эшләр башкарылган. Газ плитәсе, унитаз-ванналар, кулъюгычлар урнаштырылган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев