Бу кеше көлкегә калган
Британиянең The Independent басмасы журналисты Оливер Кэрролл Дагыстанга килә. Ул сыер савып карамакчы була. Шул чакта аны сыер тибеп җибәрә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Журналист Дагыстанда авыл тормышының бөтен рәхәтен татып карамакчы була, ул төрле эшләр эшли. Сарык кыркыганны карап тора, сыерларны көтүлектән куып алып кайтканны күзәтә.
Журналистка сыер савып карарга да рөхсәт итәләр. Шулай да сыер чит ил кешесен өнәп бетерми булса кирәк, ул Кэрролга тоягы белән тибә.
Бу хәлне видеога төшереп алалар һәм авыл халкы WhatsApp аша тарата, алар рәхәтләнеп көлгән, диелә бу хәбәрдә.
«Соңрак миңа биредәге патриархаль гореф-гадәтләрне аңлаттылар инде. Сыер саву — ир-ат өчен оят эш, ләкин никтер бу сарык савуга кагылмый», — дип сөйли журналист.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев