Студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиевның үлем сәбәбе билгеле
Яшәеш

Студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиевның үлем сәбәбе билгеле

Ул бар халыкның "любимчигы" иде...

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.

Бу хакта Казан дәүләт аграр университетында хәбәр иттеләр. Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды диде, уку йортының тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин «Татар-информ» журналистына.

Роберт Тимерхан улы Галиевка 67 яшь иде. Ул «Тургай» театрының алыштыргысыз җитәкчесе иде. Роберт Тимерхан улы белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк, диделәр университетта.

Фотолар: Казан дәүләт аграр университеты сайтыннан

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев