Суган кабыгының кыярга нинди файдасы бар?
Яшәеш

Суган кабыгының кыярга нинди файдасы бар?

Суган кабыгы – универсаль ашлама

Суган кабыгы ярдәмендә кыяр уңышын бермә-бер арттырып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Суган кабыгы – универсаль ашлама.

Кыяр яфраклары саргая башласа, 2-3 уч суган кабыгын алып, 10 литр суга салыгыз. Чиләкне утка куегыз, 5 минут кайнатыгыз. Аннары төнәтмәне суытып, сөзегез һәм кыярга сибегез.

Пәрәвезле талпаннарны бетерү өчен 200 грамм суган кабыгын 10 литр суда 4-5 көн төнәтегез, аннары сөзегез. 5 көнгә бер тапкыр кыярны шушы төнәтмә белән эшкәртегез, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев