СВО зонасында һәлак булган Данил Никитинның әти-әнисенә Батырлык орденын тапшырдылар
Данил 15 февральдә һәлак булды
Украинадагы хәрби хәрәкәтләр вакытында гомере өзелгән Күләгәш егете Данил Никитин вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Район хакимиятендә узган эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Ленар Нургаянов һәм район хәрби комиссары Илгиз Галиев орденны батырның әти-әнисенә тапшырдылар.
Данил балачактан шат күңелле, тәртипле булуы белән аерылып тора.
– Бик хәрәкәтчән иде, биергә яратты, авыл клубында чыгышлар ясады. Уздырылган бер генә бәйгедән дә читтә калмады. Берничә ГТО билгесе бар иде, – дип сөйли әнисе Ангелина Леонидовна.
Данилның портфолиосында чаңгы ярышларында, фәннигамәли конференцияләрдә катнашканы өчен бирелгән бик күп бүләкләр саклана. 9 сыйныфта укыганда бирелгән Грамотасында “Яхшы укыганы, тормышка оптимистик карашы, әйләнәтирәдәгеләргә битараф булмаганы, куйган максатларына ирешергә омтылганы өчен” дигән сүзләр язылган.
Тулаем алганда, дөрес яши торган егет була ул. Алдагы тормыш юлының да күңеленә якын булганын сайлый. Аның әтисе Владимир Геннадьевич озак еллар КамАЗ белән идарә итә, хәзер мәктәп автобусы йөртә. Данил да кечкенәдән үк техникага тартыла. Мәктәптә укыганда ук мотоциклны сүтеп җыя. 9 сыйныфтан соң Данил, ике дә уйламыйча, Чаллыга автомеханик көллияткә укырга керә. Анда да зур теләк белән укый. Спорттан аерылмый.
“Марий сем” халык фольклор ансамблендә актив катнаша.
– Акча да сорамый иде. Йә йөк ташучы, йә машина юучы булып эшләргә өлгерде, – дип сөйли әнисе. Әтиәнисе аңа һәрьяклап теләктәшлек күрсәтергә тырыша.
Әйтик, әнисе 2021 елда аның белән бергә Актаныш районына Семык бәйрәменә бара. Ул чакта Данил традицион “Марий патыр” (“Мари батыры”) бәйгесендә җиңү яулый. Данилның матур җиңүлә ре исемлеге дәвам иткән булыр иде әле, әмма...
Аның өченче курсны тәмамлаганнан соң диплом аласы гына калган була. Әмма ул яшьтәшләре белән бергә армиягә китәр өчен академик ял ала. Аны 1 декабрьдә мари биюләре, җырлары белән армиягә озаталар. Соңгы кочаклашу, гаилә фотоларына төшү...
Ул чакта бу буын егетләренә язмыш ни әзерләгәне билгеле булмый әле. Данил Приморск краена, мотоукчылар дивизиясенә эләгә.
– Февральдә контракт төзеде. Ике атнадан махсус хәрби операция игълан ителде. Июнь аенда ул Украинада иде инде. Шалтыратышып тордык. Күп сөйләшмәде.
“Минем белән барысы да яхшы”, дия дә куя. Кайчак фотолар сала иде, – дип сөйли әнисе күз яшьләре аша һәм дәвам итә.
– Бер фотода кулына песи тоткан. Данил песиләрне бик тә ярата иде. Хәтта Украинада да югалган песи балаларын ашаткан, күрәсең.
12 февральдә алар видеоэлемтә аша сөйләшәләр. Бу аны күргән һәм ишеткән соңгы аралашу була.
15 февральдә һәлак булуы турында хәбәр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев