Татар егетләре булдыра
Безнең татар кайларга гына сибелмәгән?! Башка төбәкләрдә яшәүче татар ир-егетләренең, бигрәк тә чыгышлары безнең яклардан булса, уңышларына ничек сөенмисең инде?! Әле шушы араларда гына Төмән өлкәсендә яшәүче якташ егетебез Илназ Исмәгыйлевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы турында хәбәр килеп иреште. Илназ Илдар улы - Себер якларында танылган эшмәкәр....
Әле шушы араларда гына Төмән өлкәсендә яшәүче якташ егетебез Илназ Исмәгыйлевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы турында хәбәр килеп иреште. Илназ Илдар улы - Себер якларында танылган эшмәкәр. Аның зур кампаниясе Татарстанның берничә районына инвестор булып керергә тәкъдим белән чыккан. Республикабыз Президенты эшмәкәр егетләрнең тәкъдимен хуплаган. Алар Татарстанда ит җитештерү һәм балыкчылыкны үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев