Татарстан урманнарында көрән аюларның саны җитмешкә җиткән
Алар Киров өлкәсе, Удмуртия, Марий эл һәм Башкортстан территорияләреннән килә
Көрән аю үткән ел Татарстанның «Кызыл китабы»ннан чыгарылса да, 2025 елда аңа ау игълан ителмәгән, чөнки квота билгеләнмәгән. Андый рөхсәтне киләсе елда бирерләрме, республика урманнарында күпме аю яши, бу җанварны күрсәң нишләргә? ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында шул хакта сөйләделәр.
Көрән аю урманда яши, Россиядә аның популяциясе 290 мең баштан арта, дигән мәгълүмат бар.
«Башка төбәкләрдәге кебек, Татарстанда да аюларның саны елдан-ел арта. Беренче чиратта, бу – аны ауларга ярамау белән бәйле иде. Хәзерге вакытта республикада якынча 70ләп аю яши, дип фаразлана. Алар Киров өлкәсе, Удмуртия, Марий эл һәм Башкортстан территорияләреннән килә», – дип сөйләде Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов.
Шуңа күрә узган ел көрән аю Татарстанның «Кызыл китабы»ннан чыгарылган. Көрән аюны язгы һәм көзге сезонда аулыйлар. Ләкин әле аны ауларга рөхсәт ителми, чөнки квота билгеләнмәгән. Мәсәлән, Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия һәм Башкортстанда аюга ау рөхсәт ителгән инде.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков сөйләгәнчә, элек республика территориясендә аюлар Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара һәм Арча районнарында яшәсә, хәзер Лаеш һәм Питрәч районнарына кадәр барып җиткәннәр. Бу җанвар Иделнең икенче ярында – Югары Ослан, Буа, Тәтеш районнарында да очрый. Аларның саны чынлап та елдан-ел арта, дип раслады белгеч.
Әмма аюларны санау җиңел түгел. Татарстанда бу эш апрельдә башланган һәм җәй азагына кадәр дәвам итәчәк.
«Һәр аучылык хуҗалыгында якынча саннарны сентябрьгә белербез, шуңа карап квота билгеләнер. Бер аюны ауларга рөхсәт бирү өчен аучылык хуҗалыгында кимендә 4 җанвар яшәргә тиеш», – дип аңлатты Ринат Чиспияков.
Аюларны аулау да җиңел түгел, шуңа күрә теләсә кем моңа җөрьәт итми.
«Татарстанда соңгы елларда аюның кешеләргә һөҗүм иткән очраклары булмаса да, аны күрүчеләр бар. Мәсәлән, кемнәрдер Балык Бистәсе, Теләче, Яшел Үзән, Әгерҗе (һ.б.) районнарында күргән. Узган җәй мин үзем дә М7 трассасыннан машинада барганда урман буенда аю күрдем», – диде Ринат Чиспияков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев