Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры билгеләнде

Август башында ТР Халыклар дуслыгы йортының элеккеге директоры Ирек Шәриповның үз вазифасыннан китүе билгеле булган иде

ТР халыклары Яшьләр ассамблеясы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнде. Шул хактагы боерыкка кул куелган инде, Кадыйров бүгенге көннән әлеге вазифага керешә, дип раслады «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары.

Искәртеп узабыз, август башында ТР Халыклар дуслыгы йортының элеккеге директоры Ирек Шәриповның үз вазифасыннан китүе билгеле булган иде. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул яңа эшкә күчү сәбәпле үз вазифасыннан китүен раслады, әмма нинди эшкә икәнен әйтмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев