Татарстанда 319 хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән
Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин йомгаклау коллегиясендә әйтте
Татарстанда 319 хезмәтне онлайн рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Министр сүзләренчә, 2020 елда 27 хезмәт кенә онлайн рәвешкә күчерелгән иде. 2022 елның декабренә бу сан 319га җиткән.
Мәгълүм булганча, узган ел Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак игълан ителгән иде. Айрат Хәйруллин бу елның төп максаты — Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту дигән иде.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев