Татарстанда балалар бакчаларына түләүләр арта
Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк
Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача һәм максималь күләме билгеләнде. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Айлык түләүнең күләменә мәктәпкәчә яшьтәге оешманың көндәлек эш сәгатьләре саны, балаларның яше һәм саны йогынты ясый. Әйтик, әгәр балалар бакчасы көненә алты сәгать эшләсә, 2 айдан алып 3 яшькә кадәрге балаларга бакчага йөргән өчен түләүнең уртача күләме, аларның саны өчтән артып китмәгән очракта – 1129, өчтән артып китсә 565 сум булачак.
Әгәр гаиләдә мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балаларның саны өчкә тулмый һәм алар 3 яшьтән зуррак икән, ул чагында балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләме – 1046, өч һәм аннан күбрәк бала булса 523 сум тәшкил итәчәк.
«Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк», - диелә карарда.
Икенче документ белән республиканың һәр муниципаль объектында балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев