Татарстанда танылган якташлар өчен тавыш бирү бара
Әгерҗе районын Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов тәкъдим итә.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru республиканың күренекле эшлеклеләре, шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Исемлектә 45 кандидат: үзләренең эш-гамәлләре, җиңү һәм казанышлары белән кече Ватаннарын, Татарстанны таныткан кешеләр, шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкант һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.
Әгерҗе районын Бөек Ватан сугышында катнашкан яктышыбыз, Советлар Союзы Герое, “Ленин ордены” һәм “Алтын Йолдыз” медале кавалеры Асаф Абдрахманов (1918-2000) тәкъдим итә.
Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин.
“Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә актив катнашыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев