Яшәеш

Татарстанда яшен булуы көтелә

Синоптиклар республикада төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы хакында кисәтә.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Якшәмбе кичендә һәм дүшәмбегә, ягъни 28 майга каршы төндә Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге урыны белән 17-22 м/с ка җитәргә мөмкин. Республика территориясендә җил дүшәмбе көнне дә тынмаячак. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев