Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, композитор Наил абый Нәбиуллинга 82 яшь тулган булыр иде

Бик юксынабыз

25 февральдә бар гомерен Әгерҗе районына багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, композитор Наил абый Нәбиуллинның туган көне.

Наил Хәбибулла улы 1939 елда Алексеевск (элекке Биләр) районы Зур Тигәнәле авылында дөньяга килә. 1964 елда Алабуга мәдәният училищесының оркестр бүлеген тәмамлап Әгерҗегә эшкә кайта. Гомеренең ахыргы көненә кадәр мәдәният дөньясында кайный.

- Аның безнең район өчен кылган изге гамәлләрен исәпләп бетерерлек кенә түгел. Без соңгы елларда һәрдаим аның белән кулга-кул тотынып эшләдек. Ул безне гел алга өндәп, җитәкләп диярлек йөртте. Наил абый, без Сине бик юксынабыз, һәрвакыт сагынып якын итеп искә алабыз. Бүген аның истәлегенә багышланган күргәзмә һәм видео материаллар тәкъдим итәбез, дип уртаклаша Раушания Байтимерова.

Аларда "Мәрҗән" ансамбле солисткасы Көмешәй Хәбибуллина җырлый, Наил абыйның соңгы кичәсендә. "Агымсу" кызлары Фәнис Арсланов көе, Наил Нәбиуллин сүзләре - "Авылымны сагынам" җыры. Әнвәр Закиров көе, Энгель Мусин шигыре "Яшик туган якта'. Җырлыйлар Наил Нәбиуллин, Энгель Мусин (китапханә архивыннан, 1998 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев