Яшәеш

Түбән Кама–Ижау маршруты буенча яңа рельс автобусы йөри

Түбән Кама–Ижау–Түбән Кама маршруты буенча РА-3 серияле рельс автобусы йөри башлады дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Әлеге транспорт ике вагоннан тора. Утыргычлар саны – 150, барлыгы 195 кеше сыя. Биредә бар уңайлыклар булдырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә шартлар бар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев